20 октябрь 2020 яңалыклары
-
Ютазы авылы пенсионерлары күңел төшенкелегенә бирелмилр
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район ветераннар советы әгъзалары Нәкыя Шәрәфиева, Рима Кәримова һәм Зоя Глушкова Ютазы авылында яшәүче ялгыз пенсионерлар янында булды.
-
Бәйрәкә авылында агачлар сугарыла
Бәйрәкә авылында быел механикалаштырылган ысул белән 85 төп нарат утыртылды.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен “ГЛОНАСС” системасын кертү” курсы буенча вебинарга чакыра
21 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы бушлай вебинар узачак. Ул "Глонасс" системасын кертүгә багышлана. Уку барышында "Глонасс" системасын кертү буенча "Евротехнологияләр" компаниясенең әйдәп баручы белгече Илья Щулекин системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүе, шулай ук ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 20% ка кадәр киметү өчен GPS трекер куллану турында сөйлиячәк.